Музыкальная гостинная "9 май-Җиңү көне"
8 май көнне Туймәт мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы Митинг узды. Котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Айдар Бәхтияр улы һәм мулла Ильяс хәзрәт чыгыш ясады. Балалар бик эчтәлекле концерт күрсәттеләр. Шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Аннан соң ифтар мәҗлесе узды. Сугыш кырларыннан кайталмаган һәм кайтып, бүгенгесе көндә мәрхүм булган авылдашларыбызга дога кылынды.Барысын да бер минут тынлык белән искә алдылар, ә һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә венок һәм чәчәкләр салдылар.