Әдәби сәгать "Тукай безгә бөек үрнәк, киләчәккә өндәүче!"
26нче апрель көнне Туймәт авылы китапханәсендә татар язучысы Г.Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан "Тукай безгә бөек үрнәк, киләчәккә өндәүче" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара укучыларны шагыйрьнең иҗатына җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде. Балаларга шагыйрьнең биографиясен сөйләде.Кыска гына гомер эчендә бик күп шигырьләр, кызыклы әкиятләр язарга да өлгергән, анда туган як матурлыгын, халыкка мәхәббәт җырлаган.