“Весь мир во мне. И в мире Я – как дома»
Калмыкстанның халык шагыйре, совет әдәбияты классикларының берсе, сугыш ветераны, күренекле җәмгыять эшлеклесе, элекке СССР Югары Советы депутаты һәм СССР халык депутатларының 1 съезды (1989) делегаты Давид Никитич Көгелтинов (1922 – 2006) турында, шагыйрьнең тууына 95 ел тулу уңаеннан, 5 нче февральдә Туймәт авылы китапханәсендә, “Весь мир во мне. И в мире Я – как дома» исеме астында, укучылар белән, шигъри сәгать үткәрелде. Чын калмык шагыйренең тормыш юлы, иҗады, Социалистик Хезмәт Герое исеме, Ленин орденнары, “За заслуги перед Отечеством”, Ватан сугышы орденнары, “Я твой ровесник” (1966) шигырьләр китабы өчен”Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены бирелү, аның исемендә урамнар, аллеялар, обсерваторияләр йөрүе турында ассызыклап сөйләп үтелде.
Төрле елларда иҗад ителеп басылган әсәрләренә “Глазами сердца», (1958), балалар өчен “Сказки” (1975), “Я – россиянин. Расул Гамзатов. Давид Кугультинив. Кайсын Кулиев. Мустай Карим. Стихотворения.(2007), томнарда чыккан китапларына, интернеттан материаллар алып, өйрәндек,шигырьләрен укыдык, анализ ясадык.
Халык шагыйре, Бөек Давид Көгелтинов, Калмыкстанның горурлыгы, бүген дә бик актуаль. Укучылар, яшьләр аның иҗады белән кызыксыналар, укыйлар, шигырьләрен яттан өйрәнәләр.