Музыкальная гостинная "Нәүрүз мөбәрәк булсын"
22нче март көнне Туймәт авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Нәүрүз котлы булсын"бәйрәм үткәреде.Бу бәйрәмне безнең авылда үткәрү матур традициягә әверелде.Тамашачылар Нәүрүз бәйрәменең килеп чыгу тарихы белән таныштылар.Кыш бабай белән Нәүрүз көч сынашты, Кыш та үз урынын Нәүрүзбикәгә бирде. Халкыбызның милли уеннарында балалар белән бергә бәйрәм тамашасына килгән авылдашларыбыз да бик теләп катнаштылар. Бәйрәм ахырында карга боткасы һәм коймак белән сыйланды.Нәүрүз бәйрәме бик күңелле узды.