Әдәби сәгать "Такташ-көчле талант, шигьрият чишмәсе"
Туймәт авылы китапханәсендә "Талант-көчле талант, шигьрият чишмәсе" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.Китапхәнәче укучыларга Һади Такташның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. 30 ел гына яшәп ,ул Г.Ибрагимов һәм М. Җәлил кебек танылган татар шагыйрьләре һәм язучылары арасында лаеклы урын алды.Аның рухи матурлыкка, мәхәббәткә, югары әхлаклылыкка, Ватанга тугрылыкка өндәүче поэзия бугенге көнгә кадәр дә актуаль.Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышканнан соң аның күренекле шигырьләре укылды.