Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

"Үз тормышыңны сакла" ("Сохрани свое жизнь"), "СПИД - угроза человечеству"

    1 нче декабрь, яшьләр белән берлектә, китапханәдә "Кешелек дөньясына - Гасыр чире яный" исеме астында күргәзмә,"Үз тормышыңны сакла" ("Сохрани свое жизнь") - әңгәмә - бәхәсләшү өстәле үткәрелде. ВИЧ һәм СПИДның кешелек дөньясына нинди куркыныч янавын, бәлага тарыган очракта кая мөрәҗәгать итәргә, дөрес яшәү рәвеше алып барырга, үз язмышыңны кукыныч астына куймау, үзебездән торганлыгы турында сүз алып барылды. Статистика буенча Татарстанда 11мең 700 кеше ВИЧ - инфекция белән исәптә тора. Сырхауларның 10% - мигрантлар. Әлеге йогышлы чир белән ел саен якынча мең кеше авырый башлый, 200 ләп кеше шуннан үлә.Азмы, бу күпме? Һәркайсы - кеше язмышы, гаилә, нәсел кайгысы...Кичә шундый дәлилләр белән үрелеп, җанлы рәвештә үтте.