Көзге уныш бәйрәме
14 нче октябрь көнне, "Йолдыз" балалар бакчасында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә көз бәйрәме үткәрелде.Бәйрәмдә балалар көз темасына багышланган табышмаклар эйтелде. Яшелчәләрне тану уенында балалар бик тиз яшелчәләрне, җиләк-җимештән аердылар.Балалар үзләренен җырларын, шигырьләрен , биюләрен бүләк иттеләр.