Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

"Иң элек кыйлган догам" - тематик күргәзмә

   24 нче ноябрь, 18 сәгатьтә, авыл мәдәнияты йорты һәм китапханәдә "Ислам дине айлыгы"очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәдә ислам дине турында вәгазьләр, китапханәдә оештырылган "Иң элек кыйлган догам" -  тематик күргәзмәләр белән танышу, тәрбияви, әхлакый,ата - анага карата караш, хөрмәт, укытучыларның балаларга карата игътибары  турында фильмнар күрсәтелде. Вәгазь соңында Коръән укылып, дога кылынды. Ике сәгатьтән артык барган кичә очрашуга килүчеләрне ялыктырмады, туйдырмады, киләчәктә дә эчтәлекле мондый кичәләрнең ешрак оештырылуын сорадылар.