Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Тематик кичә "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!"

21 нче февраль көнне Туймәт авылы китапханәсендә "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!"- тел көненә карата тематик кичә уздырылды. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең,торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз.Һәр халыкның туган теле-ул, иң элек аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Бу чарада укучыларга китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләнде.Кичәдә "Әйтеп бетер" дигән исем астында мәкальләр, санамышлар әйтелде, табышмакларга җаваплар тыңладылар. Укучылар тел турында, төрле язучыларның шигыйрьләрен матур итеп, сөйләделәр.Туган тел күргәзмәсе безнең туган телебезнең никадәр уникаль, бай һәм матур булуын тагын бер тапкыр исбатлады.