Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Инвалидлар декадасы "Игелек нурлары бүләк итек"

5 нче декабрь көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә инвалидларның өйләренә барып хәлләрен белештеләр.Инвалидлар декадасы-мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игьтибар кирәклеге турында җәмгыятькә тагын бер тапкыр искәртү. Һәр кешегә игьтибар һәм кайгыртучанлык күрсәтә ала. Билгеле булганча, инвалидларның бер проблемасы-аралашу җитмәү. Без коллективыбыз белән Хусаинова Ралия һәм Галимова Факия гаиләсендә булдык, аларга бүләкләр тапшырдык. Яңалыклар  белән уртаклаштылар, бер беребезнең унышларына куандылар, йөрәк җылысын бүләк иттеләр. Бу күркәм традиция мөмкинлекләре чикле кешеләр янына бару традициясе алга таба да дәвам итәр, дип ышанабыз.