Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Искә алу кичәсе Габделхак Галимов

30 нчы октябрь китапханәдә -авылдашыбыз Габделхак Хөсәен улы Галимовны искә алу кичәсе булып узды.Кичәдә аның "Кайтыр идем туган ягыма" дип исемле шигырьләр җыентыгыннан шигырьләр укылды.Кешенең күңелен гомере буена үзенә магнит сыман тартып торган тылсымлы көч бар. Ул туган як. Гасырлар дәвамында буыннардан-буыннарга күчә барган бу һич сүрелмәс тирән хис Габделхак абый шигырьләрендә бигрәк тә көчле чагылыш таба.Аның шигырьләрен укыганда, гуя үзең дә Туймәт болыннарында йөрисең, таллары шаулавын тыңлыйсың, ак каеннарын күргәндәй буласын.Шагырь хыялында таңнар гел алсу,матур булып ата, көннәр аяз, кичләр, төннәр тыныч. Ул кешеләргә сөю-сәгадәт,бәхет тели.Язмыш ничек кенә сынамасын, чын кеше булып калырга өнди.