Кырым һәм Россия бердәм.
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
18 мартта Кырымның Россиягә кушылу көне билгеләп үтелә. Бу көнне 2014 елда Кырым рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керде. Бу территорияләрнең Россия составына кушылуы, дөресрәге – кире кайтуы Мәскәүдәге Зур Кремль сараеның Георгий залында Россия һәм Кырым Республикасы башлыклары тарафыннан имзаланган дәүләтара килешү белән теркәлгән. Документ нигезендә Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре РФ составына кабул ителеп кенә калмады, ә аның яңа субъектлары да булды. 18 март көнне китапханәдә әлеге вакыйгага багышланган китап күргәзмәсе оештырылачак. Күргәзмәдә кырым тарихы борынгы заманнардан алып яңа заман вакыйгаларына кадәр, Кырым халкының Россия Федерациясе составына керүе турындагы референдумын һәм Кырым Республикасының һәм Севастополь шәһәренең РФ составына керүе турындагы Килешүгә кул куюны, тормышлары һәм язмышлары Кырым тарихы белән бәйле булган тарихи шәхесләр, сәяси эшлеклеләр һәм сәнгать вәкилләре турында әдәбият тәкъдим ителәчәк.