Староабдуловская сельская библиотека - филиал № 30

"Җырым кайтты илгә"

Иске Абдул мәдәният йортында герой шагыйр Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуны зурлап билгеләп үттек.Бу көнне безгә Яр Чаллы шәһәренең 2 гимназиясенең 6 класс укучылары да кунакка килде .Алар бик матур итеп Муса Җәлилнең иҗаты ,тормыш юлы белән таныштырдылар.Шагыйрнең төрле елларда иҗат иткән шигырләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.Авылыбызның"Гөлчәчәчк" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалары,шулай ук урта мәктәп укучылары да шагыйрьнең үлемсез шигырьләрен яттан укыдылар.Кичә ахырында барлык катнашучылар һәм тамашачылар авыл уртасындагы һәйкәлгә чәчәк салдылар.