Татарстан флагы-горурлык хэм намус билгесе
Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көнендә мәдәният йортында «Татарстан флагы — горурлык һәм намус"танып белү сәгате узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре , китапханәче балаларга беренче флагларның кайчан барлыкка килүе, триколор төсләренең нәрсә аңлатуы, ТР флагының нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләделәр.Балалар Татарстан Республикасының флагы, гербы һәм гимны турында кызыклы фактлар белән таныштылар.Чара яшь буынның милли үзаңын күтәрүгә, халыкның бердәмлеген ныгытуга һәм Татарстан флагын республика халкын берләштерүче символ буларак популярлаштыруга юнәлдерелгән.