Староабдуловская сельская библиотека - филиал № 30

Кошларым- кошкайларым

 

1 апрельдә Халыкара кошлар көне – интернациональ экология бәйрәме билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмнең вакыты очраклы гына билгеләнмәгән: нәкъ шушы чорда җылы яклардан канатлы дусларыбыз кайта башлый. Өлкәннәр һәм балалар бу көнне су кошларының яшәү урынннарын төзекләндерә, яңа сыерчык оялары, җимлекләр элеп куялар. Шушы матур бәйрәм уңаеннан балалар бакчасында тематик сәгать үтте.