Староабдуловская сельская библиотека - филиал № 30

Хуш киләсең,Нәүрүз!

 

21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне.

Озын салкын кыштан соң, без барыбыз да җылылык һәм кояшны көтәбез. Элек-электән 21 нче март көнне борынгы бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз – яз килүне билгеләп үткәннәр.

Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн. Бүген без дә кечкенә дусларыбыз бн әлеге бәйрәмне билгеләп үттек.Кашык бн кар ташу, балык тоту, себеркеле эстафета ,шигырь сойләү конкурсларында катнашу балаларга бик тэ ошады.Адашкан Кыш бабай, гүзәл Яз кызы һәм яраткан дәу әниләре балаларга бик матур бәйрәм бүләк иттеләр. Соңыннан бергәләп коймак бн чәй эчтек.