Китап укып усэбез
Иске Абдул авыл китапханәсендә иң кечкенә китап укучы нәниләр кунакта булдылар. Бала кече яшьтән китап укып үссә, ул үскәч тә китапханәгә юлны өзми. Шуңа күрә экскурсиянең максаты мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү.
Балаларны китапханә, китаплар, һәм китап фонды белән таныштырдым. Аларга китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләдем. Балалар төрле формадагы китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карадылар.