Староабдуловская сельская библиотека - филиал № 30

" Ватан Геройларына дан! "

9 декабрь-Ватан Геройлары көнендә  Иске Абдул  авылында  истәлекле чара узды. Батырларга төзелгән һәйкәл  янында митинг, һәйкәлләргә  чәчәкләр салу, берминутлык тынлык... Безгә  матур тормыш бүләк иткән батырларны әнә шулай искә алдык бүген. Митингнын икенче  өлешендә  бүгенге көндә  махсус хәрби  операциядә  һәлак  булган  ир-егетләребезнен  гаиләләренә  дәүләт  бүләкләре  тапшырылды. Ятим калган  аналар, хатыннар, балалар һәм  туганнарының  күз яшьләрен  күрү  тыныч тормышның  кадерен белергә  кирәклеген тагын бер кат искәртте бүген.