Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Нәүрүз котлы булсын!

22март көнне нәниләр өчен Нәүрүз бәйрәме уздырдык. Бәйрәмгә "Сәйлән" балалар бакчасы коллективы килде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре  белән берлектә әзерләгән бу чара чын мәгънәсендә дуслык, шатлык бәйрәменә әйләнде. Бәйрәм Нәүрүзгә багышлап төрле  такмак-такмазалар әйтеп башланып китте. Нәниләр Кыш бабай һәм Нәүрузбикә белән берлектә  төрле уеннарда көчләрен сынаштылар: аркан да тартыштылар, төз атуга уеннар да уйнадылар,Кыш бабайның табышмакларына җаваплар да бирделәр, яз турында шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар башкардылар. Ә бәйрәмебез ахырында тәмле коймак белән чәй эчтеләр.