Минем комсомол елларым
Комсомол оешмасы барлыкка килүнең 100еллык юбилеен билгеләп үткән көннәрдә китапханәсендә “Минем комсомол елларым” дип исемләнгән очрашу кичәсе булып узды. Очрашуда төрле елларда комсомол сафларына кергән, ул уздырган чараларның актив катнашучылары булган элекеге комсомоллар катнашты. “Без дә комсомол идек” дип аталган бай эчтәлекле китаплар күргәзмәсе белән танышканнан сон, кичәдә катнашучылар комсомол тарихына, аның атрибутларына, зур батырлыклар күрсәткән ул һәм кызларына багышлап төзелгән викторина сорауларына төгәл җавап бирделәр, комсомолларга багышлап язылган шигырь һәм җырларны искә төшерделәр.