Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

"Сау бул, җәй!"

31нче  август көнне  "Сәйлән" балалар бакчасында табигатьнең гүзәл бер мизгеле-җәй белән саубуллашу чарасы гөрләп  үтте. Бу көнне нәниләр җәй кызын каршы алдылар. Үз чиратында  Җәй кызы балалар өчен төрле мавыктыргыч уеннар, ярышлар, конкурслар оештырды.  Балалар җәй турында мәкальләрне искә төшерделәр, табышмакларның җавапларын таптылар, кыршау һәм туплар белән оештырылган ярышларда көчләрен сынадылар. Уеннар нәниләр башкаруында җәй   т урындагы шигырь һәм җырлар белән үрелеп барды.