Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Татар милләтенең зурлыгы Тукай иҗатында чагыла

Г.Тукай туган көне уңаеннан мәктәп укучылары белән "Татар милләтенең зурлыгы Тукай иҗатында чагыла" дип исемләнгән театральләштерелгән әдәби-музыкаль кичә уздырдык.Кичәдә мәктәп укучылары һәм укытучылар катнашты.Кичәдә катнашучылар Тукай әкиятләре геройларын каршы алдылар, алар белән бергә викторина сорауларына җаваплар таптылыр, шигъри өзекләрнең кайсы әсәрдән икәнен ачыкладылар, Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр,аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар, һ. б. уен- конкурсларда актив катнаштылар.Бәйрәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды.