Туган телем-иркә гөлем
21 нче февраль, һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көнне барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез. Халыкара туган тел көне унаенннан, барлык китап сөючеләр өчен интеллектуаль уен чарасы уздырдык. Китапханәче сөйләгәннәрдән бәйрәмнең тарихы, телләрнең күптөрлелеге, туган телнең матурлыгы һәм байлыгы турында таныштык. Чара барышында барлык катнашучылар «Мавыктыргыч туган телем» дип аталган викторинада катнашты, халык табышмакларынын җавапларын тапты, мәкальләрне һәм әйтемнәрне дәвам итеп белемнәрен тикшерде. Чара туган телгә багышланган шигырь һәм җырлар белән үрелеп барды. Очрашу “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.