Татар телем -иркә гөлем
21нче февраль — Халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә.
Әлеге дата уңаеннан китапханәдә «Туган телем-иркә гөлем” дип исемләнгән чара оештырылды.
Бу көнне балаларга туган телебезнең байлыгы, матурлыгы, әһәмияте турында мавыктыргыч итеп сөйләнде. Бәйрәм бәйге-викторина формасында узды. Балалар туган тел турында әйтемнәр, мәкальләрне искә төшерделәр, шаян сорауларның, табышмакларның җавапларын таптылар. «Кем күбрәк», «Әйтеп бетер» кебек уеннарда актив катнашып, татар телен камил белүләрен күрсәттеләр. Чарада туган телнең матурлыгын сүрәтләгән шигырьләр укылды, “Туган телем- Тукай теле” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Бәйге-бәйрәмебез “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.