Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Сабантуй - балалар журналы

Сабантуй- татар телендә чыгучы бай эчтәлекле балалар һәм яшьүсмерләр журналы. Журналның беренче саны 1924 елның 10 октябрендә “Яшь ленинчы” газетасы исеме астында чыга башлый һәм 1990 елга кадәр — «Яшь ленинчы» газетасы буларак басыла. 1990 елдан 2014 елга кадәр — «Сабантуй» газетасы, ә 2014 елдан айлык журнал буларак үзгәртелеп чыга. “Сабантуй»журналы бик кызыклы, матур,  төсле рәсемнәр белән бизәлгән, бай әдәби басма. Журнал белән тирәнтен таныштыру максатыннан, укучылар өчен “Сабантуй – балалар журналы» дип аталган мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче балаларны журналның бай тарихы белән таныштырды. Укучылар  журналның һәр санын зур кызыксыну белән карадылар. Анда булган кызыклы мәкаләләрне укыдылар, башваткычларны чиштеләр, тәмле ризыкларны ничек пешерергә икәнен дә өйрәнделәр.