Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Шигърияте – тормыш моңы

Татар шагыйре, журналист, галим Ленар Шәехның тууына 40 яшь тулу уңаеннан китапханәдә аның иҗатын чагылдырган китаплар күргәзмәсе оештырылды һәм тематик сәгать уздырылды. Чарада катнашучыларны китапхапханәче язучының иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды, китапларына күзәтү ясады, шигырьләрен кычкырып укыды. Укылган әсәрләр  буенча фикер алышу да бик җанлы узды. Чара ахырында укучылар аның “Галинең песие”, “Авылдан килгән мендәр”, “Алдамыйм” дип аталган китапарын яздырып алдылар.