Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Тапкырларга - табышмак

Табышмаклар халык авыз иҗаты һәм фольклорының үзенчәлекле бер төре. Алар акыл сәләтен үстерүдә, игътибарлылыкны арттыруда, сөйләм телен баетуда, уйлау-фикерләүне тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. Иң күп табышмак белүчене, иң зирәк баланы билгеләү максатыннан китапханәдә “Тапкырларга-табышмак” дип аталган кичә уздырдык. Чара барышында балалар табышмакларның килеп чыгу тарихы, аларның төрләре белән таныштылар. Алар бергәләп төрле темаларга багышланган табышмакларның да, арифметик табышмакларның да җавапларын таптылар, шарада һәм кроссвордлар чиштеләр, “табышмак” сүзеннән яңа сүзләр төзеделәр. Бигрәк тә балаларның үзләре уйлап тапкан табышмаклары кызыклы булды. Шундый күңелле чара чәй табыны артында дәвам итте.