Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Ләбиб Лерон - халкыбыз горурлыгы

Татар язучысышагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,  Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләре, Муса Җәлил премиясе лауреаты Ләбиб Леронның тууына шушы көннәрдә 60яшь тулды. Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бердәй актив яза. Аның “Яңгырлы ял көне”, “Әкиятче малай”, “Тәгәрмәчле чана”, “Таһир маҗаралары”, “Кояшны кочкан малай” кебек китапларын балалар яратып укыйлар. Л.Леронның иҗаты белән тирәнтен таныштыру максатыннан “Сәйлән” балалар бакчасында мәдәни чара узды. Китапханәче кычкырып укыган шигырьләрне, әкиятләрне балалар яратып тыңладылар, эчтәлеге буенча куелган сорауларга төгәл итеп җаваплар бирделәр, зур кызыксыну белән язучының китаплары белән таныштылар.