Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Сабантуй - балалар журналы

“Сабантуй” – татар телендә чыгучы балалар журналы. Ул 1924-1990нчы елларда “Яшь ленинчы” һәм 2014елга кадәр “Сабантуй” газеталары буларак дөнья күрде. Бу - балалар һәм аларның әти-әниләре өчен дә файдалы, матур бизәлешле, кызыклы, бай эчтәлекле журнал. Әлеге журнал белән  тирәнтен таныштыру максатыннан укучылар өчен “Сабантуй – балалар журналы» дип исемләнгән чара узды. Балалар журналның кызыклы сәхифәләренә сәяхәт  кылып, аның бай тарихы белән таныштылар, мавыктыргыч сорауларына җаваплар таптылар, башваткычларны, кроссвордларны чиштеләр, тирән эчтәлекле мәкаләләрне укып, фикер алыштылар.