Йөрәк янар өчен бирелгән
Шушы көннәрдә шагыйрә, прозаик, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия иясе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Сирень Якупова үзенең матур гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Шул уңайдан Яңа Бүләк авылы китапханәсендә шагыйрәнең иҗатын, тормыш юлын чагылдырган китаплар күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды. Китап укучылар, шагыйрәнең иҗаты белән танышып, аның шигырьләрен укыдылар. Китапханәче “Мәйдан” журналының “Мәйданчык” кушымтасында басылып чыккан шигырьләрен балаларга кычкырып укыды һәм әңгәмә уздырды.