Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Челтер чишмә суың шифа

Балаларның җәйге ялын күңелле һәм файдалы итеп уздыру максатыннан 21август көнне Яңа Бүләк авылы китапханәчесе “Шәмсегаян абыстай” чишмәсенә экскурсия оештырды. Чишмәгә бару юлында китапханәче балаларга авыл тарихы, аның матур табигате, авылыбыз чишмәләре турында сөйләде. Чишмә янында әлеге чишмәнең барлыкка килүе, ни өчен “Шәмсегаян абыстай” чишмәсе дип аталуы, чишмәләрнең әһямияте турында әңгәмә оештырылды.Соңыннан “Яраткан китабым белән табигать кочагында» дигән девиз астында күңелле шигырьләр, матур хикәяләр укылды.