Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Гәрәфи Хәсәнов - табигать җырчысы

13июнь көнне танылган язучы, тәрҗемәче Гәрәфи Хәсәновның тууына 100ел тулды. Гәрәфи Хәсәнов – табигать җырчысы. Ул үзенең әсәрләрендә табигатьнең бар гүзәллеген, бөтен нечкәләкләрен сүрәтли. Аның әсәрләре табигатьне яратырга, сакларга, аның гүзәллеген тоя белергә өйрәтә. Китап укучыларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан чыгып, “Гәрәфи Хәсәнов – табигать җырчысы “ дип аталган танып белү чарасы уздырдык. Китапханәче балаларны Г. Хәсәновның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, аның китапларына күзәтү ясады һәм әсәрләрен укыды. Бигрәк тә балаларга аның “Гөберле бака”, “Сентябрь”, “Йомран” кебек әсәрләре ошады. Соңыннан балалар табигать турында табышмакларның җавапларын таптылар, “Урман – безнең байлыгыбыз” дип аталган видео ролик карадылар.