Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Татар матбугаты сезнең өчен

19 нчы май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан “Сәйлән” балалар бакчасы коллективы белән берлектә мәгълүмат сәгате уздырдык. Чараның максаты- нәниләребезне балалар өчен чыга торган газета- журналлар, андагы кызыклы материаллар белән таныштыру иде. Китапханәче  татар матбугатының барлыкка килү тарихы турында мавыктыргыч итеп сөйләде, китапханәгә килә торган газета-журналлар белән таныштырды. Балалар зур кызыксыну белән  “Салават күпере”, “Сабантуй” журналларына, “Көмеш кыңгырау” газетасына күзәтү ясадылар, китапханәче укыган кызыклы мәкаләләрне, шигырьләрне яратып тыңладылар. Шулауй ук газета – журнал битләрендә басылган биремнәрне үтәделәр һәм табышмакларның җавапларын таптылар.