Тукай исеме- бөек исем
26 апрель көнне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тула. Шул уңайдан мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен “Тукай исеме- бөек исем” дип аталган мәдәни чара үздырдык. Балалар бәйрәмебез кунаклары - Су анасы белән Шүрәлене шатланып каршы алдылар. Аларга Г. Тукайның күп кенә шигырьләрен яттан сөйләделәр, Тукай әкиятләре буенча төзелгән табышмакларның җавапларын таптылар, викторина сорауларына төгәл итеп җавап бирделәр, “Тукай рухы яши күңелдә” дип атаган китаплар күргәзмәсе белән таныштылар. Бәйрәмебез курайчылар башкаруында “Туган тел” җыры белән тәмамланды.