Шәҗәрә- ул уткәннәрдән киләчәккә тәрәзә
Һәр кеше үз туган ягының тарихын белергә тиеш. Авылыбызның тарихы белән тирәнтерәк танышу максатыннан җирлегебездә бәйрәм чарасы оештырдык. Бәйрәмебез кунаклары авылыбызның оешу тарихы, колхоз төзелеше, мәктәп, балалар бакчасы, мәчет тарихы, авылыбызның истәлекле урыннары, җирлегебезнең күренекле шәхесләре турында бай мәгълүмат алдылар. Залда оештырылган китаплар һәм фото күргәзмәләрдә туган авылыбызның үткәне дә, бүгенгесе дә чагыла иде. Бәйрәм Яңа Бүләк авылы турында булган шигырьләр, җырлар һәм авыл тарихын күрсәткән видеороликлар, презентацияләр белән үрелеп барды. Шулай ук татар халык ашлары күргәзмәсе дә оештырылган иде.