Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Батырларның даны мәңгелек

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр бар. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Муса Җәлил халкыбызның горурлыгы. Үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек, ул һәрвакыт халык күңелендә яши. Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан мәктәптә “Батырларның даны мәңгелек” дип исемләнгән батырлык сәгате узды. Чара “Салют сиңа, Муса Җәлил” дигән җыр белән башланып китте. Чара барышында укучылар М.Җәлилнең иҗаты, тормыш юлы турында бай мәгълүмат тупладылар, аның шәҗәрәсе белән таныштылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр, шагыйрьнең иҗаты буенча төзелгән викторинада актив катнаштылар.