Әкияттә кунакта
Әкият – халык авыз иҗатының борынгы, киң таралган һәм мавыктыргыч җанрларның берсе.Татар халык әкиятләре, аларның кеше тормышындагы ролен тирәнтен өйрәнү максатыннан китапханәдә “Әкияттә кунакта” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша узды. Бу чарада нәниләр белән татар халык әкиятләрен , андагы геройларны искә төшердек. Балалар әкият китаплары белән таныштылар, әкиятләрдән өзекләр укылды. Чара ахырында нәниләр “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерделәр. “Өч кыз” әкияте әниләргә карата ярату, миһербанлылык, игелеклелек хисләре тәрбияли. Аларга һәрчак булышып, терәк булып, өлкәннәрне кадерләп яшәргә кирәклекне аңлата.