Татар милли киеме- түбәтәй
“Түбәтәй”сүзе төрек телендә “түбе” , “өс, түбә”дигәнне аңлата. Түбәтәйне Урта Азиядә, Әфганистанда, Иранда, Төркиядә, Идел буе татарлары, башкортлар кия. Элекке заманнан бирле түбәтәй татар халкының милли киемнәренең аерылгысыз өлеше буган. Түбәтәй- ул гади баш киеме генә булмыйча, кешенең инсафлыгын, дингә бирелгәнен дә күрсәтә. Балаларны түбәтәйнең тарихы, формалары, төрләре, бизәлеше белән якыннан таныштыру максатыннан китапханәдә “Татар милли баш киеме – түбәтәй” дип аталган танып белү сәгате үтте. Китапханәче балаларга түбәтәй турында мавыктыргыч итеп сөйләде, түбәтәйләрнең формалары бик күп: тәбәнәк, биек, түбәсе очлаеп торган, тигез түбәле, чуклы һәм чуксыз, цилиндр рәвешендә булуын рәсемнәр һәм презентация ярдәмендә аңлатты. Түбәтәйне элек гадирәк материалдан тексәләр, хәзер инде бәрхет түбәтәйләр киң кулланышта булуын, алар төрле төстәге ефәк җепләрдән, алтын, көмеш кәнитил, ука-мәрҗән, соңрак сәйлән белән чигелә башлавы турында да балалар зур кызыксыну белән тыңладылар. Үзләре дә түбәтәйләрне матур бизәкләр белән бизәделәр. Чара татар халкының яратып уйнала торган уеннарыннан берсе “Түбәтәй” уены белән тәмамланды.