Татар халык киеме - читек.
Озын кунычлы күн аяк киеменең киң таралган төре – читек. “Читек” сүзе чигелгән итек мәгънәсеннән алынган. Халкыбызның бизәкләп чигелгән читекләре дөнья базарларында элек –электән дан тоткан. Балаларда халкыбызның милли сәнгатенә хөрмәт хисе, читекләрнең төре, бизәлеше белән тирәнтен таныштыру максатыннан китапханәдә “Татар халык киеме - читек” дип аталган чара узды. Балаларга татар халык бизәкләрендә үсемлек орнаментлары өстенлек итүе, аларның ачык төсләрдә булуы турында аңлатылды. Чарада катнашучылар татар халык киемнәре, бизәкләре турында китапларны, фотосүрәтләрне зур кызыксыну белән карадылар. Бу чара татар халык бизәкләре, киемнәренә багышлап язылган шигырьләр һәм презентация белән үрелеп барды. Чара ахырында һәр бала читекләр бизәүде.