Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Татарча яз

26 сентябрь көнне Яңа Бүләк авыл китапханәсендә Бөтендөнья “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе узды. Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту. Акциядә катнашкан һәркем үзенең белемен тикшерә алды.