Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да.

Милли йолаларыбызны, гореф – гадәтләребезне саклау, киләчәк буынга тапшыру максатыннан «Сәйлән» балалар бакчасында матур чара узды. Китапханәче балаларга татар халкының гореф –гадәтләре, уеннары турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Нәниләр бу көнне татар халкының яратып уйналына торган уеннарыннан берсе булган “Түбәтәй”  уенын өйрәнделәр һәм бергәләп уйнадылар. Алар уенда башкарыла торган җырның сүзләрен өйрәнделәр, иптәшләре кушкан җәзаларны да теләп башкардылар. Уен аша балаларда бер - берсе белән аралашу, җитезлек, игътибарлылык кебек сыйфатлар тәрбияләнде.