Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Язучы да Алиш, батыр да

15 сентябрьдә татар язучысы, хикәяләр һәм әкиятләр җыентыклары авторы Абдулла Алишның тууына 112 ел тулды. А. Алишның әкиятләре белән тирәнтен таныштыру максатыннан китапханәдә “Язучы да Алиш, батыр да” дип аталган чара узды. Чарада катнашучылар А. Алиш  иҗатына, тормыш юлына багышланган китаплар күргәзмәсе белән таныштылар, аның әкиятләре буенча төзелгән викторина сорауларына җаваплар бирделәр, әкиятләрен тыңладылар. Шулай ук балалар А. Алиш  әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнарны да яратып карадылар.