Балалар һәм китаплар
Балаларда кече яшьтән үк китап укыга омтылыш, китапларга карата сак караш тәрбияләү максатыннан “Сәйлән” балалар бакчасында “Балалар һәм китаплар” дип аталган чара уздырдык. Бу көнне нәниләр китапхәнәгә яңа кайткан китаплар белән таныштылар. Китапханәче укыган кызыклы хикәя һәм шигырьләрне алар яратып тыңладылар, табышмакларга җаваплар бирделәр, китап уку кагыйдәләре турындагы әңгәмәдә актив катнаштылар.