Әнием белән токмач кисәм
Татар халык йолаларын саклап калу һәм буыннан буынга тапшыру максатыннан балалар өчен токмач кисү буенча мастер - класс оештырдык. Әлеге чарада әниләрдә, балалар да бик теләп катнаштылар. Бу көнне нәниләребез токмач камырын әзерләргә, кисәргә өйрәнделәр. Чара җыр һәм шигырьәр белән үрелеп барды. Соңыннан балалар әниләре белән бергә татар халык уеннары да уйнадылар.