Истәлеккә калды моңнарың
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, «Алтын Аполлон” бүләге иясе, халкыбызның мәшһүр җырчысы, авылдашыбыз Илһам ага Шакировның якты истәлегенә багышлап җирлегебездә искә алу кичәсе үткәрдек. Чарада Яр Чаллы язучылар берлеге рәисе Факил Сафин, язучы Әлфия Ситдикова, районыбыз китапханәчеләре катнашты. Әлеге чара Илһам Шакировның иҗат йортында башланып китте. Килгән кунакларны авыл җирлеге башлыгы Мансур Сагетдинов каршы алды. Ул авылдашыбыз, бөек җырчы Илһам ага турында горурланып сөйләде һәм аның исемен мәңгеләштерүдә зур эшләр башкарылуы турында әйтеп үтте. Җырчы Илһам Шакиров турында фильмнар төшерелгән, шигырьләр иҗат ителгән, җырлар чыгарылган. Ә Тукай районы үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре тарафыннан быел беренче тапкыр районыбызда Илһам ага Шакировның якты истәлегенә багышлап “Илһам моңы! Йөрәкләрдән агасың син, йөрәкләргә тамасың син...“ дип аталган районкүләм иҗади бәйге игълан ителде. Конкурс шартлары нигезендә райондашларыбыз бөек җырчыга багышлап шигырьләр иҗат иттеләр, очерклар яздылар һәм рәсемнәр ясадылар. Кичә ахрында бәйге нәтиҗәләрен жюри рәисе Факил Сафин тамашачыларга җиткерде һәм җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырды. Кичәдә Илһам Шакиров репертуарыннан җырлар , аның иҗатына багышланган шигырьләр яңгырады.