Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

И, минем туган телем!

21 нче февраль -  Халыкара туган тел көненә багышлап китапханәдә “И, минем туган телем” дип аталган чара уздырдык. Бу көнне балалар туган телебезнең байлыгы, матурлыгы, әһәмияте турында белемнәрен ныгыттылар, татар халык фольклоры белән тирәнтен таныштылар, туган  телебезгә багышлап язылган шигырьләр сөйләделәр. “Чума үрдәк, чума каз”, “Түбәтәй”, “Йөзек салыш” кебек  милли уеннарда яратып катнаштылар.