Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Уйчан, хыялый, шаян Рәшит Бәшәр

Татар шагыйре, балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләк лауреаты,  Тататарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Рәшит Бәшәргә 7нче октябрьдә 70яшь тулды. Аның күпкырлы иҗаты белән якыннанрак таныштыру максатыннан Теләнче Тамак авылы китапханәсендә “Уйчан, хыялый, шаян Рәшит Бәшәр” дип аталган мәдәни чара уздырдык.  Алап баручылар аның иҗаты турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр, тормыш юлыннан кызыклы эпизодлар белән таныштырдылар. Чыгышлар Р.Бәшәр иҗатына багышлап төзелгән презентация белән үрелеп барды.

   Иҗатының  күп өлешен балаларга багышлаган Рәшит ага Бәшәр китапларына тукталып, аларның язылу тарихы, андагы геройларны кайдан табуы, кемнәр булуы турында кызыклы итеп сөйләп, һәркемне китап дөньясына алып кереп китте.

   Шагыйрьнең үзе һәм балалар башкаруындагы шаян, мәгънәле шигырьләр, берсеннән-берсе кызыклы истәлекләр белән аралашып барган кичә һәркемнең күңелендә җылы тәэсир калдырды