Сабантуй- балалар журналы
1924 елның 10 октябрендә 1500 данә тираж белән чыга башлаган "Яшь ленинчы" ("Сабантуй") газетасына 95ел тулу уңаеннна китапханәдә “Сабантуй – балалар журналы» дип аталган чара узды. Бу көнне нәниләр “Сабантуй” журналының басыла башлау тарихы белән таныштылар, аның нинди максаттан һәм кемнәр тарафыннан чыгарылуын белделәр. Бик күп шәхесләрнең хезмәте кергән газета, бүген ул инде журнал. Аның чыга башлавы Шәһит Шаммазов дигән кеше белән бәйле. Иң беренче саннар гарәп имласында чыккан, аннан латин графикасына күчкән.
Кыскача тарихы белән танышканнан соң балалар журналда басылган кызыклы мәкаләләрне тыңладылар, табышмакларга җаваплар таптылар, башваткычларны чиштеләр.