Милләтемнең кояшы син, и нурлы, моңлы Тукай! китап күргәзмәсе.
Һәр елны татар халкы түземсезлек белән апрель аен көтеп ала. Ул аны табигатьнең иң матур фасылы булган өчен генә түгел , ә сөекле, олы шагыйребез Тукай туган , безгә Тукайны бүләк иткән ямьле ,матур көннәр өчен дә ярата. Олуг шагыйребез безгә мирас итеп ,гаҗәеп зур байлык-шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр калдырган. Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала. Шагыйрьнең күп әсәрләре туган халкына, туган җиренә чиксез хөрмәтен чагылдыра торган гимн булып яңгырый.Тукай балаларның матур, мул тормышта яшәүләрен күрергә тели, аның гүзәл шигырьләре балаларны батыр, кыю, тугрылыклы булырга, хезмәт сөяргә, тырышып укырга чакыралар.
Хөрмәтле китап сөюче дусларыбыз! 12 нче апрельдән 30 нчы апрельгә кадәр Боерган авылы китапханәсендә Тукай иҗатына багышлап төзелгән "Милләтемнең кояшы син, и моңлы,нурлы Тукай" дип аталган китап күргәзмәсе белән таныша аласыз! Көтеп калабыз!