Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Игенче хезмәте- иң кыйммәтлесе!

Шушы көннәрдә, Боерган авылында гомер кичерүче,

«Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән хезмәт ветераны, игенче- комбайнер, китаплар укырга яратучы, белемле , зирәк кешебез-Хәмәт Хаҗи улы Хаҗиевны гомер бәйрәме-

85 яшьлек олы юбилее белән котладык.

 

Икмәк... Ул- яшәү тамырыбыз, беләк егәрлеге, татлы ашыбыз. Бер телем икмәкнең күпме тир түгеп табылганын, күпме хезмәт, тәҗрибә, тырышлыкны үзенә сыйдырганын чын игенче генә беләдер.Икмәк- игенченең җан җылысы,бөтен тынгысыз хезмәте.Гади механизатор, ил табынын мул итүдә егерме елдан артык туган колхозы кырларында тырыш хезмәтен куйган Хәмәт абый  һәр елны урак өстен дулкынланып көтеп ала.Кырлар шавы, аяз күктә игенчегә дан җырлаган тургайлар моңы  әле дә колагында яңгырый .Урак өстендә төнне- көнгә ялгап комбайнда икмәк суктыруны, көзгә кергәч басуларны иңләп -буйлап тунга сөрүләр, яз җитүгә чәчүгә керешү- барысы да исендә аның. Сонгы елларда, лаеклы ялга киткәнче  Хәмәт абый терлекчелектә эшләде.Хәмәт аганың тырыш хезмәтен хөкүмәтебез югары бәяләп, “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкләгән, бик күп мактау кәгазләре аның унганлыгын дәлилли. Гомер юлдашы , колхозның алдынгы савымчысы мәрхүмә Халисә апа белән 4 балага гомер биреп тәрбияләп үстерәләр.Бүгенге көндә Хәмәт абый унган, тырыш балалары янәшәсендә газиз әти, хөрмәтле бабай булып, балкып торган йортының түрендә кадерле кеше булып яши.

Хөрмәтле Хәмәт абыйга  гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр аның күңелен һәрчак яктыртсын, балкытып торсын.

Ихтирам белән ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Флүзә Салимова